Алъяпкыч.

Алъяпкыч. Күпме үземне хәтерлим, әни гел алъяпкычта иде. “Канатлы”, бала итәкле, матур чигешле алъяпкыч! Бу күңел дигәне, бик гаҗәп нәрсә икән. Гомер узган саен, һаман шул балачак сукмакларын капшый да тора. Югыйсә “Остазлар”ыбызда тегелгән алъяпкычлар турында язасы идек бит😄 Зурлар һәм балалар алъяпкычын бер-берсенә охшатып эшләдек. Нәтиҗәдә “Бердәм гаилә” җыелмасын сезнең хозурыгызга тәгъдим итәбез. 👩‍👧Әни белән кызына, әби белән оныгына, апалы-сеңелгә. Барыгызга да туры киләчәк. 🍓Җитеннән тегелгән, тәмле чигешле алъяпкычлар бәләкәй хуҗабикәләргә дә бик хуш килер. Сабый булганда бит шундый зурлар сыман буласы килә) Бәясе: •җыелма - 1600 сум •әниләр алъяпкычы – 950 сум. •балаларныкы – 700 сум. Бүләккә дә истәлекле булыр, үзегезгә дә бик тә килешеп торыр. 🌆Сатып алыр өчен Директка языгыз яки Sabr кибетенә килегез: Яр Чаллы шәһәре, Сарман тракты, 56 (ЗЯБ 17/14). Акчарлак сәүдә йорты, 1 кат. ___ Фартук. Сколько себя помню, мама всегда была в фартуке. С “крылышками” наверху и оборкой снизу красивый вышит
Back to Top