3. Тәүхид кагыйдәләре
✅ Бел, Аллаһның сиңа рәхмәте һәм бәрәкәте булсын һәм сине туры юлга күндерсен!
3️⃣ Дәрес
Татар телендә булган Аллаһның берлеге һәм Ул гына гыйбадәткә лаеклы икәнлеге турында дәрес.
📚Лекциянең эчтәлеге:
-Беренче кагыйдә:
Лә иләһә илләАллаһ (لا إله إلا الله) ның мәгънәсе: Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга бернинди дә лаеклы зат юк
-Икенче кагыйдә:
Дога ул - гыйбадәт, һәм ул Аллаһтан гына соралырга тиеш.
Доганын ике төре бар:
1)Беренчесе: Дога әл-гыйбада - барлык гыйбадәтләр: намаз, зикерләр, зәкәт, сәдәка, тел, йөрәк һәм тән гыйбадәтләре
2)Икенчесе: Дога әл-мәсьәлә - ул гади дога кылу, кул күтәреп, Аллаһтан билгеле бер нәрсәне сорау
-Өченче кагыйдә:
Ислам дине, ике зур асылга бәйләнеп төзелгән:
1)Ихласлылык, Аллаһ ризалыгы өчен генә гыйбадәт кылу.
2)Рәсүлебез Мөхәммәд ﷺ ничек итеп гыйбадәт кылган, без дә шулай гына кылырга тиешбез.
-Бидгать гәмәлләр:
Диндә яңалык кертү һәм шушы Аллаһ Сөбһәнә уа Тәгалә әмер итмәгән нәрсә белән, Аллаһка якынаерга теләү
Безнең бүтән дәресләребез:
✅ Безнең Телеграмм каналы:
#Ислам #Islam #Акыда #Таухид #Аллах
#الإسلام #islam