Бүген Питрәч районында шәхси ярдәм хуҗалыклары 12 меңгә якын гаиләдә бар
Күпләр төрле программаларда катнашу кебек дәүләт тарафыннан ярдәм дә алган. Узган елда гына 17 шәхси хуҗалык савым аппаратлары алу өчен субсидия алган, 5 гаилә – лейкозлы сыерларны алыштыру программасында катнашкан. Бу ярдәм белән Чыты авылыннан Абдуллиннар гаиләсе дә кулланган.