Татарстан экологлары яртыеллык эшчәнлеккә шундый нәтиҗәләр ясады.

3 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклана, 17 җинаять эше кузгатылган һәм 34 миллион сум штраф түләтәләр. Ә Республиканың 6 оешмасы үз эшен бөтенләй туктатырга мәҗбүр була. Бүген Татарстан экологлары яртыеллык эшчәнлеккә шундый нәтиҗәләр ясады. Ни өчен кайберәүләрне штраф һәм кисәтүләр дә куркытмый? Руслан Хөснетдинов дәвам итә. *** Чисталык турында күпме генә сөйләсәк тә, әле чит илләрдән безгә үрәк аласы да, үрнәк аласы. Мисал өчен бу Казанның Ударная урамы. Биредәге чүп-чарның күплеге турында әйтеп тә торасы юк һәм ул күпме эчереп ята анысы да билгесез. Һәм биредә беренинди чүп контейнерлары юк. *** Питрәч районындагы әлеге карьерны без узган атнада төшергән идек. Берничә ел дoвамында моннан вак таш чыгарганнар. Канунсыз гамәлләргә инспекторлар юлыга. Экология министрлыгы рөхсәт биргән урында эшләмичә, алар башка җирдә казыганнар. Килгән зыян-70 миллион сум.
Back to Top