Бизәнү әйберләрен куллану. Татар биюе буенча мастер-класс.
Бу мастер-класста без милли татар хореографиясенең нигезләрен һәм үзенчәлекләрен ачып бирүче татар биюендә бизәнү әйберләрен дөрес куллану серләрен ачыкларбыз.
Мастер-классны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет буенча репетиторы, Татарстанның халык артисты Ләйсән Рәшит кызы Хәмитова алып бара.
Мастер-класста катнаштылар:
Алсу Мәгъсүмҗанова-Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты.
Артемий Ермолаев-Казан дәүләт мәдәният институты студенты.
Татар биюенең бөтен матурлыгын белергә омтылучылар өчен без «Мирас» («Наследие») исемле мультимедияле белем бирү программасын булдырдык.
Проект мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә милли проектларга ярд