Хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөргән өчен бөгелмәлегә 50 мең сум штраф салынган

Суд тарафыннан эшне карау барышында билгеләнгән көнне хәрби хезмәткә чакырылучының медицина тикшерүе узмавы һәм хәрби комиссариат повесткасы буенча хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышына килмәве ачыкланган. Суд утырышында хөкем ителүче җинаять кылуда гаебен тулысынча таныган һәм кылган гамәле өчен үкенүен белдергән. Ул аңлатып узганча, хәрби комиссариаттан берничә тапкыр повестка алган, җитди сәбәпләре булмаса да, анда бармаган.
Back to Top