“Күп сөйләшеп милләтне югалтып барабыз“

Дөнья татар конгрессының V корылтаеның II секциясендә Мәскәү татарлары вәкиле, галим, 94 яшьлек Әгъдәс Борһанов пленар утырыштагы чыгышларга бәя бирде. “Ринат Закировның һәм башкаларның чыгышларын тыңласаң, барысы да матур, дөрес кебек. Ләкин ура-ватанпәрвәрлек белән, әле яшибез, моны эшләдек, тегене эшләдек дип күп сүз сөйләп без милләтне югалтып барабыз“, дип чыгыш ясады ул.
Back to Top