🌺💐Балама💐🌺⠀
Ходаема мин бик рәхмәтлемен⠀
Синең кебек кызым булуга.⠀
Иң бәхетле әни иттең, балам,⠀
Якты дөньяларга тууга.⠀
Әле генә кебек иде синең⠀
Беренче кат “ әни’ дигәнең.⠀
Оныкларым сөеп кенә аңлыйм хәзер:⠀
Бигрәк тә тиз гомер үткәнен.⠀
Сиңа 30, кызым ! Гүзәл чагың:⠀
Ике балаң, ирең- канатың.⠀
Шушы бәхетләрен берүк артык дими, ⠀
Саклый күрче йә бер Я Раббым!!!⠀
Үзең кебек игелекле булсын иде⠀
Бәхет гөле- ул һәм кызыгыз.⠀
Ничек яшәсәң дә гомер үтә:⠀
Бик бәхетле, балам, булыгыз!!!⠀
⠀