Кырлыганның (иван-чәй) җыябыз!

🌱Кырлыганның (иван-чәй) нәкъ өлгергән чагы хәзер. Безнең якларда июнь ахырлары–июльдә чәчәк ата ул. Үсемлек яфракларын нәкъ менә шушы вакытта – бөтен бөреләре чәчәк атып бетергәч, ягъни шау чәчәктә утырганда җыялар. Дәвалау үзенчәлекләрен саклап калу өчен аны иң элек дөрес итеп җыя белергә кирәк. Без тәртибенә туры китереп җыярга тырыштык һәм бу ысул белән сезне дә таныштырыйк, дидек.
Back to Top