Кукмара фермеры кул хезмәтен киметү турында уйлана
Камил Хөсәенов Кукмара районы Аш-Буҗи авылында инде 15 ел суган орлыгын үстерү белән шөгыльләнә. Авылдан ерак түгел бер урында аның 5 һектар чамасы җире бар. Суганның шәмәхә төстәгесен дә, гадәти, сарысын да чәчә. Шәмәхә суганга караганда сары суганга ихтыяҗ зуррак, дип сөйләде эшмәкәр Азатлыкка.