Линар Закиров республика конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очрашты.

«Сезне бу язгы көндә сәламләвемә шатмын. Бүген залда иң яхшылары җыелды. Алар – барлык тармакларда да безнең көндәшләребез, алар – безнең таянычыбыз һәм горурлык өчен һәрвакыт сәбәпчеләр. Без, үз чиратыбызда, иң яхшы, уңайлы шәһәрдә яшәсеннәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Яратыгыз һәм яратылыгыз. Сезне Яз бәйрәме белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызга, якыннарыгызга иминлек телим», – дип мөрәҗәгать итте хатын-кызларга Бөгелмә мэры.
Back to Top