Бүген Дәүләт Советы утырышы узды
Бүген шулай ук Дәүләт Советы утырышы узды. Анда Татарстан Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерделәр. Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт җитәкчесе вазифасына Алексей Песошинны тәкъдим итте. Аны депутатлар бертавыштан хуплады. Әмма урынбасарлары исемлегендә үзгәреш бар. МИнистрлар Кабинеты составында кем алышынды? Расланган кандидатураларга депутатлар нинди максатлар куя? Бу хакта Люция Нотфуллина сөйләр.