Мөхәммәдия мәдрәсәсе шәкертләре дини китапларны таптаган

Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә төзекләндерү эшләре бара, “кирәкмәгән“ китаплар урамга чыгарылган. “Мөхәммәдия“ шәкертләре әйтүенчә, китапларны уку йорты җитәкчләре урамга чыгарырга кушкан. Кайбер дини китапларны аяк белән таптап йөргәннәр. Социаль челтәрләрдә атаклы мәдрәсә китапханәсе юкка чыгарыла дигән язма пәйда булгач, кайбер активистлар аларны коткарырга, үзләренә алып кайтырга дип килгән, әмма алар ишегалдыннан куып чыгарылган. Шәкертләр җәнҗал чыгудан куркып китапларны кире бинага ташый башлаган. Азатлык хәбәрчесе нәкь шул вакытка туры килде.
Back to Top