Әнкәемнең өч еллыгына багышланган Коръән ашы.
Һәрбер кылган дога Әнкәемнең,
Рухларына барып ирешсен.
Раббым үзең рәхмәтләрең белән,
Итче насыйп җәннәтең түрен!
Әгүүзү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим.
Әлхәмдү лиЛләәһи раббил-гааләмииин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинә Мүхәммәдиү үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган, безне төрле нигъмәтләр белән нигъмәтләндергән Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез рәхмәтләребез, мактауларыбыз, шөкраналарыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә тарафыннан галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле әһеленә, сәхабәләренә барчабызның сәламнәре, салаватлары һәм һәртөрле изге догаларыбыз барса иде.