Төн яна учакта/ Ночь горит в костре (авт. Х.Ибрагим, реж.Р.Загидуллин)
Яшьләрне авылда калдыру максатыннан мәктәпне тәмамлаучыларга паспорт бирелмәгән еллар...
Зәйнәпнең шәһәрдә белем аласы, анда үз юлын, үз бәхетен табасы килә. Шуңа да ул өзлексез авыл советы йорты бусагасын таптый. Һәм көннәрнең берендә теләгенә ирешә: яшь кыз паспортын кулына төшерә. Ләкин бушлай түгел...яшьлеге, сафлыгы, бәрабәренә!
Тик күз яшьләре, рәнҗеш башланган тормыш кызга бәхет китерерме? Еллар үткәч йөрәктәге яралар төзәлерме? Һәм иң мөһиме: ни өчен ата-ана ялгышы өчен балалар җавап тотарга тиеш?
Мәхәббәт, нәфрәт, хыянәт кебек темаларны үз эченә алган әлеге спектакль һәркемнең дә үз язмышы үз кулында икәнлеген искәртә.