Рәфидә Галимҗанова – Уен тәмам... / Татарча шигырь / Поэзия / 2FAN
***
Әке-бәке...
Өч-дүрт, я башладык.
Уен гади, уен - чынбарлык
Икебезнең берсе... туктыйк, дисә,
Хәбәр бирә: “Җитәр. Арыдык!“
Уен – тәмам.
Уенчылар – азат.
Җан бушлыгын тутырыр бүтәннәр.
Әке-бәке... Тик юк... дәвам итә...
Бармы икән монда җиңгәннәр?
Ә мин уйныйм, кичекмәстән, уйныйм,
Тик тәртибен бераз үзгәртик:
Уен барыр тоташ – син дигәнчә,
Бер өстәмә... Сөйлим! Бүлмә тик!
Әйдә, уйнап кына бәйрәм ясыйк:
Имештер, мин – кәләш, син – кияү.
Юри генә, әйдә, бер йорт салыйк,
Һәм эт алыйк, –
Усал булсын, дәү.
Әйдә, уйнап кына бәби сөйик,
Үчтекиләп багыйк көнозын.
Юри генә эшкә бармый калыйк,
Һәм онытып торыйк дөньясын.
Әйдә, уйнап кына картаелсын...
Бер таякка икәү таяныйк.
Күргән-белгәннәргә гаҗәп булса,
Без әйтербез:“Юри! Уйнап тик!“
Ә башкача... Миңа кирәк түгел!
Бүтәненә, әйдә, вакланмыйк:
“Бердәнберләр“, “Илһам“, “Мәхәббәтләр“...
Һәм тереләй – ялгыз бакыйлык.
Әке-бәке.
Өч-дүрт.
Тәртип шундый.
...Уйныйсыңмы?
Нинди күңелле!
Әке-бәке.
Уен – гомерлек.
Шигырь авторы – Гөлназ Газизова
Укый – Рәфидә Галимҗанова
Оператор, монтаж остасы – Илмир Хәбибуллин
Музыка: omka — Vibes (Copyright Free Music),
Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй!
Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма!
2FAN:
Без социаль челтәрләрдә:
Telegram:
ВКонтакте:
TikTok:
Синең өчен кызыклы каналлар:
«TATFOOD»
«УрамДА!»
«Күңелле әлифба»
«Ялкын»
«Яңа дулкын»
«Бишле шоу»
«БуНиБу»
«СОРА-У»
«Булырга тиеш»
«Идел»
«СалаваTIK»
«Салават күпере»
«Сабантуй»
«Шаукым»
#tatmediajunior