ЗӨБӘРҖӘТ- Tatar song Татарская песня
Телевизионный канал “Татарстан - Новый Век“. 2008 год. Солистка - ЗӨБӘРҖӘТ.
Lyrics:
Сикереп төштем тирәккә лә,
Гөл яфрагы кирәккә,
Гөл яфрагы дәва, диләр,
Яна торган йөрәккә.
Кушымта:
Ай, җиңгәчи,
Сөйгәнемне димләче.
Аклы ситсы күлмәгемнең
Җиңе тар беләгемә,
Сандугачлар сайраса да,
Ял була йөрәгемә.
Кушымта.
Аклы ситсы ак яулыгым
Читләреннән уңадыр,
Биш минутның өч минуты
Сезне уйлап узадыр.
Кушымта.