“ОКРОШКА“ пешерик!
КУАС БЕЛӘН САЛКЫН АШ (ОКРОШКА)
КИРӘК:
0,5 л йорт куасы
🔠50 гр пешкән ит яки казылык
🔠1 пешкән бәрәңге
🔠2 яшел кыяр
🔠3-4 редиска
🔠2 йомырка
🔠яшел суган, укроп
🔠1 чәй калагы гәрчич
🔠1 аш кашыгы каймак
🔠тоз, шикәр комы.
✅Иң беренче итеп яшел суган белән укропны вак итеп турап тоз бн уабыз да, читкә куеп торабыз.
✅Аннары пешкән йомырка сарысына гәрчич, бераз шикәр комы салып болгатып, әзерләп куябыз.
✅Алга таба ит, кыяр, редис, йомырка агын вак шакмаклап бер чамада турыйбыз. Аларны тирән савытка салабыз, алдан әзерләнгән укроплы суганны, гәрчичле йомырка сырысын кушып җибәрәбез. Тәменчә тоз салабыз.
✅Салкын куас салып, барысын бергә болгатабыз. Бераз салкында тотып, табынга каймак салып чыгарабыз.
Тәмле булсын!