ТИҮ беренче корылтайның 30 еллыгын искә алды
Якшәмбе көнне Татар иҗтимагый үзәге үзенең 30 ел элек узган беренче корылтаен искә алды. Залга җыелган халыкның күпчелеген милли хәрәкәт ветераннары тәшкил итте. Урта һәм яшь буын вәкилләре азрак иде. Түрәләр бөтенләй күренмәде.
Русиядә булачак яңа сәяси үзгәрешләргә татар әзер булырга тиеш диде җыенында катнашучылар. Бүгенге вазгыять 1980-нче еллар азагын хәтерләтә дип, алар башка халыклар белән берләшеп хәрәкәт итәргә чакырды.
Тулырак: