Сладковский: “Десерт урынына винегрет тәкъдим итмәгез“
Татар-информ хәбәрчесе Татарстан симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковскийдан “Чемпионат вакытында милли республика башкаласында бер генә милли әсәр дә уйнамыйсыз. Ни сәбәпле?“ дип сорады. Сладковский исә аны агрессив булуда һәм “җәнҗалга тарту“да гаепләде.
Сладковский урыс музыкасыннан гына торган концертны табында иң ахырда бирелә торган тәмле бәлеш – “десерт“, ә татар көе кушылганны “винегрет“ дип бәяләде. Аның әлеге белдерүе социаль челтәрләрдә зур ризасызлык тудырды, хөкем ителде.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Азатлыкка Сладковский белән “винегрет“ турында сөйләшәчәген вәгъдә итте.
Тулырак: