АКЛЫК Язиля Галлямова сүзләре һәм көе
*** АКЛЫК ***
Аклык иңә күктән
Күңел көткән күптән.
Аклык өсләренә
Эзләр салып үтәм.
*Кушымта:
Ак бөртекләр төшә,
Ак бөртекләр төшә.
Аклык сафлык булып,
Күңелләргә күчә.
*Эзләр эзне табып,
Бергә куша сабып.
Дөрләп китә хисләр,
Янар учак ягып.
*Аклык куна йөзгә,
Тәмнәр өсти сүзгә.
Ак кар яуган көннең
Яме башка, үзгә...
Язилә Галләмова.