Актанышта 9 май - Җиңү Бәйрәме

Бүген, 9 май - Бөек Җиңү көне. Быел Бөек Җиңүнең 76 нче язын каршы алабыз! Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Энгель Фәттахов котлады, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәмнең төп кульминацион ноктасы парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды. Чара барышындагы театральләштерелгән тамаша сугыш китергән кайгы-хәсрәтне дә, Җиңү шатлыгын да ачык чагылдырды. Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.
Back to Top