Илексазымның «Миңнегали» чишмәсе,
Чишмә буйларында үстем туып
Үз авылым шунда, үз йортым.
Тынар иде җаным, эчсәм кайтып
Чишмәбезнең суын бер йотым.
Шул тын чишмә еллар буе читтә
Хисләремә кушылып ул аккан
Тик бер генә йотым эчәр идем
Бабам чапкан имән улактан.
Гомерем буе йөрисең дә читтә,
Кичәсең дә юлда зур давыл.
Шул чишмәнең улагына ятып,
Син басасың йөрәк сусавын.