Идел-Урал яңалыклары №1
Русия махсус хезмәтләре Русия Федерация ватандашларына каршы “ялган байрак астында“ зур масштаблы канлы хәрби операцияләр әзерлиләр: Атыш реактив системаларындан (РСЗО) Украина территориясеннән Русия Федерациясенең чиктәш шәһәрләренә ату, террористик һөҗүмнәр һәм Россия эчендә саботаж оештыру, - аннары бу гамәлләр өчен алар украиннарга җаваплылык салырга уйлыйлар. Бу турыда InformNapalm халыкара волонтерлар җәмгыяте хәбәр итә.