Татарстанда сәнәгать паркларының резидентлар белән тулу күрсәткече 76 проценттан арткан
Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча илкүләм проектка таянып, сәнәгать паркларының резидентлар белән тулу күрсәткече 76 проценттан арткан.
Сәнәгать паркларында эшләүче 1,7 меңнән артык резидент барлыгы 390 млрд сум әйләнешкә ия. Республикада сәнәгать җитештерү күләменең 10,5 проценты алар өлешенә туры килә. Бүген алар көндәшлеккә сәләтле хезмәт хакы тәкъдим ителә торган югары җитештерүчән эш урыннары булдыра.