Әдәби импровизация – телне җиңел, рәхәт рәвештә яшәтү
Казандагы Татар китабы йортына җәйге ялдан соң “Казан кичләре“ яңа форматта әйләнеп кайтты. Әдәби уеннар рәвешендә оештырылган “Әдәби импровизация“ дип аталган беренче кичәдә Татар радиосы баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев һәм радионың алып баручысы Әбри Хәбриев, D’әrt үзешчәннәр труппасы актерлары Ленар Хәммәт, Айназ Газизов һәм Ләйлә Хәбибуллина катнашты. Алар бер-берсенең һәм тамашачыларның әдәбият белемнәрен тикшерде.