Канаданың Монреаль шәһәрендә гомер итүче Татарлар
21 нче сентябрьдә Монреаль шәһәрендә Канадада гомер итүче Татарлар «Татарстан мәдәнияте көннәре» ярминкәсен уздырды. Инглиз, француз телендә сөйләшүче тамашачылар Татар халкының мәдәнияте, сәнгате, көнкүреше, алтын куллы осталарының хезмәтләре, милли ризыклары белән танышты.
Ярминкә матур чыгышлар белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң матур мизгеле булып, нәни милләттәшләребез истә калачак. «Мирас» татар мәдәни үзәгенә йөрүче сабыйлар милли киемнәрдән чыгып, «Әпипә», «Кәрия-Зәкәрия» җырларын башкарды. Алар чыгышын тамашачылар алкышларга күмә. Яшь артистларның иң кечкенәсенә — 2,5 яшь ярым, иң өлкәненә — 8 яшь.