ЙОМЫРКАЛЫ ДУЧМАК
🥚Йомыркалы дучмак
Камыр:
🔻0,5 стакан сөт
🔻1 йомырка
🔻40 грамм атланмай
🔻40 мл сыек май
🔻Тәменчә тоз, шикәр комы
🔻Он
Эчлек:
🔻3 йомырка
🔻50 мл сөт
🔻1 баш суган
🔻30 грамм атланмай
1️⃣Йомшак камыр басабыз. Эчлекне ясаган арада камырны ял иттерергә куябыз.
2️⃣Эчлек өчен йомырка белән сөтне болгатабыз. Тоз, майда кыздырылган суган салып, тагын бер кат болгатабыз.
3️⃣Камырны 10-12 см диаметрда җәеп, кырыйларын чеметеп күтәртеп, эчлек салу өчен савытлар ясыйбыз. Аларны коры табага тезеп, кайнар мичтә 5-6 минут кына пешереп алабыз.
4️⃣Ярым әзер камыр савытларына җайлап эчлекне салабыз. 180 градуслы мичтә 15 минутка пешерергә куябыз.
5️⃣Табынга өстен майлап, кайнар килеш чыгарабыз.
Ашларыгыз тәмле булсын!