ХХI гасыр балалары, бу фотоларда нрс тшерелгнен белсезме
ХХI гасыр балалары, бу фотоларда нәрсә төшерелгәнен беләсезме? “Остазлар”дагы яшьрәк кызлар белмәделәр😁
⠀
🌾Жилпуч – он иләгәндә куллана торган җайланма. Тукыма кул эшләре генә түгел агач эшләнмәләр дә төрле якта төрлечә ясалган. Бездәге жилпучлар да икесе ике төрле. Яңа Чишмә якларында аны сайрак итеп ясый торган булганнар. Ә менә Чирмешән р-ныннан килгән жилпучның кырыйлары биек иттерелгән.
⠀
🌾Бу жилпуч, сезгә инде таныш булган бертуган Рәйханә белән Фирдәүс апаларның әниләренә (Закирова (Валиуллина) Фидания Зайдулла кызына), өй туена, диеп аларның бабалары үзе ясап бүләк иткән булган.
⠀
💭Бертуган апаларның хатирәләре дә төрле...
Берсенә бала чагы искә төште: “Йөрәкләргә төшә иде шул жилпуч белән онны иләүләр. Хәлләр һич калмый торган иде... ”
Икечесе: “Иии, бу жилпуч шундый якын миңа. Әни янына кайткан саен, онны иләп-иләп басып-басып, әнигә күбрәк иләп куйым, дип кертеп куя идем”, - дип сагынып искә алды.
⠀
😌Шулай... Кайвакыт балачакка кайтып китәргә бер тукыма кисәгенең, бер агач эшләнмәнең кулга эләгүе д