бавыр сумсасы
🥐БАВЫР СУМСАСЫ
🥟КАМЫР:
0,5 стакан сөт
0,5 стакан су
1 йомырка
50 грамм атланмай яки сыек май
0,5 чәй калагы тоз
0,5 аш кашыгы шикәр комы
1 чәй калагы чүпрә
он
🥣ЭЧЛЕК:
250 грамм бавыр
1 баш суган
30 грамм сыек май (бавыр кыздыру өчен)
2 кашык төелгән бәрәңге боламыгы
Сумса кыздыру өчен 500 мл сыек май
Тоз, борыч
🔹🔹🔹
Чүпрә, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы онны бутап баш куябыз. Сөт, су, йомырка, май, тоз, шикәр комы, кабарган чүпрә, он салып йомшак камыр басабыз һәм 1 сәгатькә кабартырга куябыз.
Кабарган камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп, эчлек салып сумса ясыйбыз. Бераз кабартып алабыз. Кызган майда йөздереп кыздырып алабыз.
😋
Тәмле булсын!