АТИЕМА ИСТАЛЕК
Картаерга, Әти, өлгермәдең,
Өлгермәдең кебек хаттә яшәргә.
Мәшәкаттә синең көнең узды,
Мәшәкаттән язмыш тупланды.
Сөйләшергә, Әти, өлгермәдек,
Синсез тормыш калды кылтаеп.
Аңлашырга вакыт булгандыр ул,
Кирәклеген, ләкин тоймадык.
Яратырга, Әти, өлгермәдек,
Бер-бербезнең җылысына төренмәдек.
Кадерләргә ник соң, Әти, өйрәнмәдек?
Һәр туган кән яктысына сөенмәдек?
Серләшергә, Әти, өлгермәдек,
Күзләргә дә туры карап, сөйләшмәдек.
Ихласлыкка никтер, белмим ирешмәдек,
Бергәлекнең бәхет булуын төш