Чура керәшеннәре Хач ману көнендә суга чумды
19 гыйнвар Татарстанның Кукмара районы Чура авылы керәшеннәре Хач ману йоласын башкарды. Авылның керәшен киемнәре кигән үзешчәннәре урам буйлап җырлар җырлап төште, керәшен гореф-гадәтләрен искә төшерде, төрле йолалар башкарды. Бәйрәм уңаеннан пешерелгән коймак һәм кабартмадан авыз итте. Соңрак авыл халкы бүрәнәдән буралган махсус бина эчендә чишмә суына чумды. Керәшеннәр бу көнне суга чумып үзләренең чистарынуларын һәм бер еллык көч-дәрт алуларын әйтте.