Казанда зур транспорт боҗрасы төзелеше дәвам итә

Казанда зур транспорт боҗрасы төзелеше дәвам итә. Ул “Кояшлы шәһәр“ микрорайонын Ферма шоссесы белән тоташтырачак. Дүрт полосалы юл бөкеләрдән котылырга һәм автомобильләр агымын үткәреп җибәрергә ярдәм итәргә тиеш. Заманча юлны төзү - 2 миллиард сумга төшә. Төзелеш ничек бара һәм нинди зур эшләр башкарылган? Моны иң беренчеләрдән булып Руслан Хөснетдинов күреп кайтты.
Back to Top