Клярдагы кәбестә
Айгөл ТЕМИРБУЛАТОВА – блогер һәм СММ белгеч. Аның блогын карап баручылар Айгөлне «гөлләр һәм кызлар үстерүче әни» дип атый. Ире Дамир белән Әмирә, Сафирә, Ясминә исемле өч кыз үстерәләр.
Алар яшәгән фатирның һәр почмагыннан татар рухы сизелеп тора. Кәнәфидә – чигүле мендәрләр, өстәлдә – читләрен чиккән тастымал. Айгөлнең үзенең дә толым очларында көмеш чулпылар челтери.
– Чигәргә бик яратам. Балалар белән декретта булганда күп чигә идем. Шулай ук милли бизәнү әйберләре, калфак, беләзек-йөзек, чулпылар белән кызыксынам. Кая гына барсам да, борынгы әйберләр эзләп йөрим, – ди Айгөл.
Кама Тамагы районының Балтач авылы кызы ул. Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаганнан соң хезмәт юлын Казанда – Колшәриф мәчетендәге Ислам музеенда башлый. Дамир исә белеме буенча тарихчы, Эчке эшләр министрлыгында эшли. Кызганыч, без килгән көнне ул башка шәһәрдә командировка иде, мастер-класста катнаша алмады.
– Татар хатыны дисәләр, күз алдыма иң беренче дәү әнием Шәмсениса килеп баса, – ди Айгөл. – Тырыш, чиста, уңган, тәмледән-тәмле ризыклар пешерә торган... Үзем дә пешерергә яратам. Ләкин без дөрес туклану ягында – камыр ашлары, баллы ризыклар табыныбызда юк диярлек. Ипине дә әнием Сәрия авылдан әзерләп җибәргән колмак чүпрәсе белән үзем салам. Аның тәмлелеге!!!
«Сөембикә» укучыларына Темирбулатовлар гаиләсе тәкъдим иткән әлеге ризык дөрес тукланучыларның да күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Көзге муллык чорында сез дә әзерләп карагыз әле.
Кирәк
1 уртача зурлыктагы чәчәк кәбестә;
1 стакан сохари оны (панировочные сухари);
200 г каты сыр;
2 йомырка;
1 чәй кашыгы кипкән сарымсак;
1 чәй кашыгы паприка;
тәменчә тоз.
Эш барышы
Чәчәк кәбестәне кул белән генә артык зур булмаган кисәкләргә аерабыз. Шул ук вакытта бик ваклап та бетермибез.
Сырны вак угычтан уабыз. Аны суыткычтан уар алдыннан гына алсагыз, бу эш күпкә җайлырак булачак.
Йомыркаларны тирән савытка сытып, чәнечке белән туглыйбыз. Аз гына тоз өстибез. Яратсагыз, кара борыч та сибәргә була.
Икенче бер тирән савытка уылган сырны, сохари онын, сарымсак белән паприканы салып, яхшылап катнаштырабыз.
Кәбестәләрне кайнап торган тозлы суда 3-4 минут пешереп алабыз. Озак тотарга кирәкми, кәбестә аз гына терерәк калсын.
Бераз суынып, кул белән тотарлык булган кәбестәне тугланган йомыркага батырып алабыз.
Йомыркадан алып, сохари оны кушылган сырда әвәлибез. Сохари оны артык юешләнмәсен өчен, аны бал кашыгы белән кәбестәнең өстеннән генә сибәргә дә була.
Клярдагы кәбестәләрне пергамент кәгазе җәелгән коры табага тезеп, 200 градуслы мичкә куябыз. Ул 15-20 минут пешә. Сыр кызара башласа, әзер!