чәчү кампаниясе

Быел республикабызда авыл хуҗалыгы үсешенә 13,3 млрд сум күләмедә төрле чыганакларда ярдәм бүлеп бирелгән. Шуның 3,8 миллиарды - федераль бюджеттан, калганы - республикадан. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршында торган төп бурыч - халкыбызны үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү. Әлмәт районында да бу максатны истә тотып эш йөртәләр. Бүген чәчү кампаниясе тулысынча диярлек төгәлләнеп хуҗалыклар азык әзерләү өчен һава торышы көйләнүен көтеп торалар. Рәдифә Ногманова дәвам итә.
Back to Top