Миңнеханов Украинадагы сугышны Икенче дөнья сугышына тиңләде

“Бүген ватанның батыр уллары — ата-бабалары кебек үк — нацизмга каршы сугыша. “Махсус хәрби операция“дә безнең якташлар ватанны һәм аның киләчәген саклауда изге бурычын үти. 1945 елда кебек үк дошман тар-мар ителәчәк. Җиңү безнеке булачак“. Татарстан җитәкчесе бу сүзләрне бүген Казанда узган парадта әйтте. Путин башлаган сугышта Татарстаннан күпме кеше һәлак булганын ул ачыкламады. Азатлык хисабына күрә, бүгенге көнгә Украинадагы сугышта кимендә 431 кеше һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә. Бүген 9 май, сугышның 440нчы көне
Back to Top