Горький исемендәге мәдәни үзәктә Яшел Үзән шәһәре Советының XXXII сессиясе узды

Сессия барышында торак-коммуналь хуҗалыкның һәм социаль объектларның җылылык сезонына әзерлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук, мәктәпне тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре турында да сүз булды. Ахырдан “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акциясендә актив катнашучыларга район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Back to Top