Миләүшә Гафурова / Шигырьләр / Стихи о любви / Современная поэзия
Миләүшә Гафурова шигыре
***
Көз: коела йолдыз —
бәлки, өзәләрдер.
Синең янда ничек түзәләрдер — өзелмичә —
ничә кеше.
Әллә синдә мин барлыкны белмәгәнгә?
Вак хатларга сыйган күләгәңдә —
Тамырыңның даими көчәнеше —
Мине йөрткән көч ул
Атлаганым саен, ныграк тереләнеп,
Әрсез пәрәвезләр үбә иреннән үк —
Мин тузгытам яфрак тибеп көз түшәген.
Ул үчекли тагын коеп: “Хафаланма,
Ул да анда ялгыз түгел, ул да анда
Диңгез күбекләре белән үбешәдер“.
Тынчу
бу көз
Тынчу-тынчу.
Һавадан гел
синең исең килә.
Күләгәңә булса да бер сөяләсем һәм сөйлисем килә:
Мин яратам сине.
Мин өзеләм.
Һәм көз белән
Коела сүз — һичшиклесе —
Син көздән дә яман үчеклисең,
Мин яратам сине
Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй!
Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма!
2FAN:
Без социаль челтәрләрдә:
Telegram:
Инстаграм:
ВКонтакте:
TikTok: https: