Тавыклы өчпочмак. Инспектор ӨЧпочмак. #3. Лакомка (Казан)
“Инспектор ӨЧпочмак” – ӨЧпочмакның ӨЧ почмагын да тикшерәбез!
Бу юлы казанлылар һәм туристлар өчен бердәй кадерле булган “Лакомка” кафесына юл алдым.
Башкаладагы иң борынгы кафеларның берсе ул – 1939 елда ук ачылган.
Дәүләт Советында эшләгәндә һәм җомгаларын “Болгар” радиосында “Шөпшә-шоу” тапшыруын алып барганда юлым һәрчак шушыннан үтә иде.
Камыр ризыклары да, ашлары да, тортлары бик тәмле дип хәтердә калган.
Бик мөләем татар апалары эшли анда. Шунысы да күңелгә якын.
Ә менә өчпочмакның тәмен хәтерләп бетермим.
Сирәк алганмындыр, күрәсең.
Бүген исә мине “Лакомка”га нәкъ менә өчпочмак җене китерде.
Монда өчпочмакның ике төрлесе сатыла – әмма берсе дә әби пешергәнчә түгел, ни кызганыч...
Шунысы сөендерә: мондагы өчпочмак узган чыгарылыштагы “Ямь-яшел” рестораны өчпочмагыннан АЛТЫ тапкырга арзанрак!
Татарча авто ябыштыргычлар аккаунтына язылыгыз -
Иң шәп татарча ябыштыргычлар һәм рилслар - бер урында.
Без кайларда бар:
VK -
Әстәгъграмда - [club226455381|@tatyabysh]
Ютубта - / [club226455381|@tatyabysh]
#татарстан #казань #казан #татары #татарыпоймут #татарлар #алга #набережныечелны #автомобиль #чаллы #татябыш #эчпочмак #очпочмак #өчпочмак #инспекторөчпочмак #инспекторочпочмак #альметьевск #әлмәт #protatar #протатар #proтатар #татарчараспаковка #казанскийкремль #сююмбике #лакомка