Актаныш музей
Актаныш “Туган як“ музеенда Гаилә елын йомгакалап, “Үз тамырларыңны бел“ исеме астында шәҗәрә агачы төзү һәм тарих язу буенча мастер- класс үтте. Кунакларыбыз Нурлыев Нурулла Гаян улы һәм Сәлахов Рамил Зәмигнур улы үзләренең шәҗәрәләре, гаилә тарихы белән таныштырдылар һәм бу катлаулы эшне ничек башларга, кайдан мәгълүмат эзләргә кирәклеген аңлатып үттеләр.