Оксана Ильюп - Гашыйк булдым ахры..
Гашыйк булдым ахры...
Майруза Насырова сүзләре
Оксана Ильюп көе
1)Колагымда назлы сүзең, (Am G Am)
Күз алдымда нурлы йөзең, (Am G C)
Ике йолдыз ике күзең – (Dm G)
Гашыйк булдым ахры үзем... (C F)
Гашыйк булдым ахры үзем... (Dm E Am)
2)Карашыңнан карлар эри,
Гөрләвекләр җырың көйли,
Сандугач та гашыйк сиңа –
Талларына серен сөйли...
Талларына серен сөйли...
3)Күзләреңдә кояш көлә,
Эзләреңдә чишмә тибә,
Юлларыңа гөлләр сибә –
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
Бөтен дөнья гашыйк сиңа.
4) Көлүеңә көн уяна,
Моңнарыңа кош куана,
Сөю - шәраб, мин - дивана –
йокымнан көлеп уянам,
Син - бәхетем, дип юанам,