“Гөсләдә уйный башласак, тамашачы хисләр ташкынына чума“
“Ничек уйныйсың син гөсләдә, читендер ич ул?“ Йошкар-Оланың 15нче мәктәбендә укучы Әлмир Әүхәдуллинга дуслары бу сорауны бер генә тапкыр гына бирмәгән. Әлмирнең җавабы гади: “Гөсләне башта кулыңа алырга кирәк, аннан рәхәтләнеп китәсең. Бөтен көйләрне дә яратып уйныйм“, дип әйтә ул.
Мари Иле татар мәдәнияте үзәге гөсләчеләр ансамбленең һәр чыгышын көтеп алалар. Бу ансамбль гөсләдә уйнау сәнгатен татар халкына яңадан кайтара.