Кашаганың ни икәнен инде барыгыз да истә калдыргансыздыр.
Кашаганың ни икәнен инде барыгыз да истә калдыргансыздыр.
Кашага – кашага инде ул, дип уйлау ялгыш булыр ул. Остазларның публикага чыгуына да бер елга якын вакыт узды, ә инде кул эшләре белән кызыксыну, аларны әкренләп кенә туплау эшенә инде ярыйсы күп вакыт. Һәм күпме генә кул эшләрен күрмәсәм дә, сокланып, гаҗәпләнеп туя алмыйм. Шулһәтле нечкә матур эшләнмәләр!
⠀
Чирмешән (элек Беренче Май) районының Түбән Кәминкәдә туып үскән бертуган Рәйханә белән Фирдәвес тә безгә санап бетермәслек кул эшләрен тапшырдылар. Алар үзләре дә бу эшкә оста, әни-әбиләренең эшләрен дә бик кадерләп саклап кала алганнар.
⠀
Бүген без сезгә аларның әниләренең, Закирова (Валиуллина) Фидания Зайдулла кызының (1929-2003) бирнә кул эшен – тамбур чигүе һәм ыргак белән бәйләнгән челтәр ярдәмендә бизәлгән кашаганы күрсәтеп китәбез. Искитмәле нәфис һәм зәвык эш! Фидания апаның урыннары оҗмахта булсын иде дигән догада калабыз.
____
Все вы, наверное, уже запомнили, что такое кашага. Это такие как узкие шторы вдоль стен, иногда по всему периме