Яшәүче (Әшәлче) 2 кисәк

Авылыбыз зур булмаса да, бик матур, гүзәл җиргә урнашкан. Кармыш авылыннан Әшәлче болынына йорт салырга төшкән бабаларыбызның әйткән сүзләре хак булып чыкты. Әшәлче ул – чәчәкле болын. Элеккеге заманнарда безнең болыннарда сакта торган чуаш, мари, удмуртлар үз телләрендә чәчәклекне “әшәлче” дип атыйлар. Шушы матур гүзәл болын-әрәмәлекләрне 1965-1966 нчы елларда сөреп, күпъеллык үлән чәчәләр. Авыл кырыеннан Шушма елгасы агып үтә. XIX гасыр уртасында биредә 3 күл булуы мәгълүм: Зур күл (Большое озеро), Өянке яки Ак таллык күле (Ветловое озеро), Эрегән кар күле (Таловое озеро). Авылыбыз бакчалары башында Түгәрәк күлебез элеккеге табигый сурәтендә булмаса да, әле бүгенге көнгә хәтле сакланып, безне шатландырып, үткәннәргә алып кайта. Әшәлче авылының каз-үрдәкләре яздан кара көзгә хәтле күлдә йөзеп, үсеп, кич кайтканда рәт-рәт тезелеп, каңгылдашып капка төбенә кайтып утырулары әле дә күз алдымда. Заманында поселоктан 1-2 чакрым ераклыктагы Кирлемар таулыгында авылларыннан куып китерелгән кешеләрдән Әшәлче кулак п
Back to Top