«ӘНВӘР» МӘЧЕТЕ
Иске Кулаткы Ульяновск өлкәсендәге бердәнбер татар районы. Бүген мондагы авылларда 26 мәчет эшләп тора, шуларның алтысы район үзәгендә. Тарихчыларның әйтүенә карганда, Иске Кулаткыда беренче мәчет 19 нчы гасыр уртасында төзелә. Аның урынында бүген дә мәчет эшләп тора. Дөрес, борынгы мәчет совет чорында төрле хуҗалык эшләрендә файдаланыла. Анда төрле елларда колхоз склады да, сәнгать мәктәбе дә, конкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты да була...
Ә менә 2014 нче елда иске кулаткылылар мондагы иске биналарны сүтеп яңа мәчет салырга тотыналар. Аның барлык чыгымнарын төбәкнең танылган меценаты, бүген инде мәрхүм булган Эдуард хаҗи Ганиев үз өстенә ала. Мәчет төзелеп беткәннән соң, Эдуард ага аңа әтисенен исемен “Әнвәр” дип куша. Теманы Рамис Сафин дәвам итә.