ИЛҺАМ ШАКИРОВ - “ЯҢА КАРА УРМАН“
Яңа кара урман
Татар халык җыры
Урманнарга барсам һич кайта алмыйм,
Хәран калам кошлар тавышына.
Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.
Үткән дә (узган да) генә (гына) гомерем охшатамын
Чылтырап аккан чишмә агышына.
Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.
Урманнарның, ай, уртасында
Төлкө уйный торган үрләр бар.
Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.
Типсен йөрәк, сүнмәс дәрт —
Дәртләнергә якты бллар бар.
Ай-һай, дусларым,
Атланыйк атка,
Сер бирмик ятка
Дуслар бар чакта.
Татар рәссәмнәре Вәкил Шәйхетдинов һәм Камил Муллашев рәсемнәре куланылды.