Әйтер сүз
Әйтер сүзләр туа, таңнар атса,
Яңа уйлар килә күңелгә...
Күпмеләре әйтелмичә калыр...
Шундый халәт әле бүгенгә.
Ага кебек уйлар, агым булып,
Җыелгандай гомер буена...
Әйтә алганы миңа терәк кебек
Ул сузләргә күңел сыена.
Чормаларда ятып онытылган...
Кабатланса, истә уелыр...
Яшәү асылының кисәкләре,
Күңел түрләренә куелыр.
Якын әйбер туган җирдә була
Читкә тарта бары хыяллар...
Күрмәгәннәр әле, матур кебек,
Башка төскә алар буялган.
Кайда үтсә синең гомерләрең,
Язмыш сине шунда китергән.
Чынбарлыкка ашып хыялларың
Жавап кебек бүген... көтелгән...
Үзең теләгәнчә үтелгән..
Ә йомгаклар шактый сүтелгән...