Кияү коймагы – табын байлыгы
Электән үк татар туйларын йоласыз күз алдына китереп булмаган. Мендәргә бастырып кәләшне каршы алу дисеңме, ипи тешләтеп йортның хуҗасын билгеләү, киленнең чишмәдән су алып кайтуы, иртән яшьләргә мунча ягу һәм кияү коймагы пешереп ашату – барысы да төгәл итеп башкарылып барган. Иң кызыгы, соңгы ике гореф-гадәт бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә икәне дә мәгълүм.
Туйдан соң иртән яшьләр өчен мунча ягылган. Яшь кияү аннан килен теккән яңа киемнәр киеп кайткан, ә үз чиратында, хатынына кыйммәтле бүләк – алтын йөзек, балдак яки шәл, яулык биргән. Бу йола кыз куенына салу дип атала. Яшьләр мунчадан кайтуга, аларны гадәти коймактан ваграк булган кияү коймагы көткән. Без дә әлеге сыйны Юныс Әхмәтҗанов авторлыгындагы «Татар халык ашлары» китабындагы рецепт буенча пешереп карарга һәм аның тәмен татып карау бәхетенә ия булдык. Сез дә безгә кушылыгыз!
Кирәкле ингредиентлар: 1 кг бодай оны (безнең очракта гади белен оны), 1,6 – 1,7 л сөт, 60 – 70 г шикәр комы, 5 – 6 йомырка, тоз, сары май.
Эш барышы:
1. Сөткә йомырка, тоз, сары май (безнең очракта сыек май), шикәр комы салып, күперткәнче яхшылап туглыйбыз. Камырның күперүе мөһим, чөнки бу коймакка чүпрә салынмый.
2. Иләгән он салып, төерләре калмаслык итеп, сары каймаксыман хәлгә килгәнче, тагын яхшылап болгатабыз.
3. Кызган майлы табага аш кашыгы белән бераз камыр салып диаметры 4-5 см чамасындагы кечкенә генә, күпереп торган коймак пешерәбез.
4. Әзер коймакны тәлинкәгә өеп, каймак яисә катык белән табынга чыгарабыз.