Татарлар чабата кигәнме?

Татарлар чабата кигәнме? ⠀ Озак вакыт кимәгән булсалар да, кигән чаклары булган. Әни ягында да (Түбән Кама р-ны), әти ягында да (Яңа Чишмә р-ны) чабата ясап кигән булганнар. ⠀ 💬Әни тула оек белән чабата киеп йөргәннәрен сөйли иде. Әтинең сеңлесе, Миннегаян апа, сүзләре буенча да – минем бабай чабаталарны бик оста үрә торган булган: “Әти чабатаның астына шакмак куеп күтәртмәле чабата да ясап бирә иде безгә. Алар белән мәктәпкә йөргәнем дә хәтердә әле. Салкын вакытта әни тулаоек тегеп бирә иде. Бик җылы була иде ул” ⠀ 🙌🏻Бабабыз бик оста иде. Остаханәсен дә бик чиста, пөхтә, тәртиптә тота иде. Үземнең дә әле дә күз алдымда. Нинди генә ир-ат эшенә алынса да, барысын да җиренә җиткереп эшли иде. Рухлары шат булсын иде бабабызның. ⠀ 📷Фотода Салисә апа биргән элекеге чабата һәм хәзерге замананың сувенир чабатасы. ⠀ 💞Чабата киеп үскәннәр сезнең арада бар микән? Яисә әти-әниләрегезнең хәтирәләрен ишеткәнегез бардыр... Сезнең бабайларыгызның нинди һөнәрләре бар иде? Сез дә языгыз әле) Сез безнең язмаларны көтеп алган к
Back to Top