Сәйдәш аланы нигә гөрләми?

Заманында Камал театрының ул чактагы җитәкчесе Шамил Закиров тырышлыгы белән башланып киткән Сәйдәш аланы дигән сәнгать бәйрәме үсүдәме, әллә сүнә барамы? 18нче тапкыр үткәрелә торган чараны караганнан соң, бу сорауга уңай җавап биреп булмады. Республика чаралары исемлегенә кертелсә дә, аны Камал театры гына яшәтә дигән хис калды. Театрның ике автобусына артистлар, сәхнә киемнәре, азык-төлек һәм баштан ук урын алып куйган берничә кеше урнашты. Шуның белән вәссәләм.
Back to Top